Апас районында гражданнарны урынга чыгып кабул иттеләр

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова катнашында, Апас муниципаль районында гражданнарны урында кабул иттеләр. 

Халыктан су белән тәэмин итү хезмәтен күрсәтү тарифын формалаштыру, шулай ук республикада каты коммуналь калдыклар белән эш итү реформасын гамәлгә ашыруга кагылышлы сораулар килде.

Исегезгә төшерәбез, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты гражданнарны республика районнарына чыгып кабул итү тәҗрибәсен дәвам итә.  Сорауларны җайга салу органының Интернет-кабул бүлеге аша, шулай ук 8 (843) 236-36-36 «кайнар линия» телефоны аша да калдырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International