ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе технологик тоташтыруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

2022 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты видеоконференцэлемтә режимында квартал коллегиясен үткәрде. Утырышның төп темасы коммуналь хуҗалык, электр энергетикасы һәм газ белән тәэмин итү өлкәсендә технологик тоташтыру мәсьәләләренә бәйле иде.  Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Тыгин А.В., республика министрлыклары, Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе, җирле үзидарә органнары, җайга салына торган оешма вәкилләре катнашты.

Коллегиядә катнашучылар инженерлык челтәрләренә техник тоташтыру процедурасының халыкка аңлаешлы булуы, уңайлылык мәсьәләләре турында фикер алышты. Утырыш барышында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе А.С. Груничев билгеләп үткәнчә, технологик тоташтыру өлкәсендә һәр төзүче өчен объектны инженер челтәрләренә үз вакытында тоташтыру һәм объектны файдалануга тапшыру мәсьәләсе мөһим санала.

 «Тоташуга килешүләр төзү һәм үтәү срокларын оптимальләштерү, тоташтыру өчен түләүне исәпләүнең аңлаешлы булуын тәэмин итү әлеге бурычны чишү белән аңлатыла.  Моңа шәхси проект буенча исәпләүне расланган түләү ставкалары буенча исәп-хисапка күчү юлы аша ирешергә мөмкин», - дип ассызыклады ул.

  Көн тәртибе кысаларында, коллегиядә катнашучылар җайга салучы органның тәкъдимнәрен карады, шулай ук җайга салына торган оешмаларның теләкләре буенча фикер алышты.      

Утырышта гражданнарны газга тоташтыру, инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру, шулай ук Татарстан Республикасы территорияләрен төзүнең перспектив планына аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International