ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Казэнерго» АҖнең инвестиция программасы объектларын карады

2022 елның 22 апреле, җомга

Инвестиция программаларын гамәлгә ашыру мониторингы кысаларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елда инвестиция программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Казэнерго» АҖ объектларында булды.

Музыкальная 8 һәм Музыкальная 10 адресы буенча урнашкан җылылык белән тәэмин итү корылмаларындагы җылыту җайланмалары эшенең барышы, шулай ук бинаны төзәтү буенча башкарыла торган эшләр каралды. Парин 2а адресы буенча урнашкан үзәк җылылык пункты объектларында һәм Оренбург тракты 130а адресы буенча урнашкан җылылык белән тәэмин итү корылмаларында җиһазларны алыштыру һәм урнаштыру эшләре тикшерелде.

«Казэнерго» АҖ вәкилләре эшләрне башкарганда кулланыла торган технологияләр һәм материаллар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International