Россия Федерациясендә Бердәм иммунизация атнасы

2022 елның 22 апреле, җомга

2022 елның 24 апреленнән 30 апреленә кадәр Россия Федерациясендә Бердәм иммунизация атнасы узачак. Бу чорда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа региональ бюросы «Һәркемгә озын гомер» девизы астында Европада иммунизация атнасы үткәрәчәк, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте.

Россия Федерациясендә Бердәм иммунизация атнасы кысаларында профилактик прививкаларның илкүләм календаре нигезендә халыкны планлы рәвештә иммунизацияләү үткәреләчәк.

 Шулай ук халыкны яңа коронавирус инфекциясенә каршы иммунизацияләү дә дәвам итәчәк.

Вакциналарның кеше тормышына һәм сәламәтлегенә тарихи йогынтысы, һәм авырулардан саклаудагы төп казанышлары бәяләп бетергесез зур. Чәчәк авыруыннан ясалган беренче вакцинадан башлап COVID-19 авыруының авыр очракларын кисәтү өчен кулланыла торган өр-яңа вакциналарга кадәр 200 елдан артык вакыт дәвамында иммунизация кешелеккә дөньяны куркынычсызрак итәргә ярдәм итә. Вакциналар һәркемне аерым саклый һәм безгә тулаем кешелекнең, дөнья җәмәгатьчелеге әгъзалары буларак, бердәм сәламәтлеген саклап калырга мөмкинлек бирә. Шуңа бәйле рәвештә, вакциналар тигез хокукый рәвештә һәм киң планда ясалырга тиеш. Чөнки алар һәр кешенең озын һәм сәламәт тормышын саклап калуга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International