Түбән Кама, Әлмәт һәм Минзәлә районнарының шәһәр җир өсте пассажирлар транспортында пассажирлар һәм багаж йөртүгә карата яңа тарифлар билгеләнәчәк

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

2022 елның 19 апрелендәге 42-4/т-2022 номерлы, 2022 елның 19 апрелендәге 43-5/т-2022 номерлы, 2022 елның 19 апрелендәге 44-6/т-2022 номерлы карарлары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына теркәлүгә җибәрелде. Документлар рәсми рәвештә басылып чыгып 10 көн узгач үз көченә керә.

Түбән Кама һәм Әлмәт районнары өчен транспорт чарасы салонында билет алу 28 сумга төшәчәк. 100 тапкыр һәм аннан да күбрәк йөрү мөмкинлеген биргән билетлар кулланганда, билет бәясе 23 сум булачак.
Минзәлә районында барлык категория гражданнар да 20 сум түләргә тиеш була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International