ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2021 ел
сишәмбе

КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «ТКХ һәм төзекләндерү» дип аталган ике көнлек квалификация күтәрү программасы башланып китте. 

Дәүләт комитеты белгечләре, расланган инвестиция программасы нигезендә үткәрелә торган чаралар буенча эшләр барышы белән танышу максатында, «Казэнерго» АҖ объектларында булдылар.

«Гринта» каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы «Татарстан Республикасында Экологик сәясәт һәм мәдәният үзәге» гомумроссия иҗимагый оешмасы белән берлектә, Россия Табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш үстерү максатын раслаган. Моның өчен «Гринта» ҖЧҖ белгечләре балаларга уен формасында калдыклар белән эш итү кагыйдәләренә өйрәтәчәкләр. 


28
май, 2021 ел
җомга

2022 елгы тариф кампаниясе кысаларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә коммуналь инфраструктура объектлары реестрын формалаштыру өчен мәгълүмат җыя.

2021 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җайга салынулы оешмаларның 2020 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясе утырышы булып узды.

Юридик затларның, шәхси предприятиеләрнең җайга салынулы функцияләре туктатылу факты буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен бәяләү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тариф нәтиҗәләрен мониторинглау тәртибен раслады.


27
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җайга салынулы оешмаларның 2020 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясе утырышы булып узды.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан республика муниципаль районнарында Дәүләт комитеты вәкилләре катнашында гражданнарны күчмә кабул итү планлаштырыла.  Гражданнарны кабул итү агымдагы елның июнь-октябрь айларында узачак. Июнь аенда 4 муниципаль район: Әгерҗе, Арча, Буа, Чистайга бару планлаштырыла.

2021 елның 17-18 июнендә «Эшлекле һәм һөнәри белем бирү төбәкара үзәге» (АНО МЦДПО) «ТКХ өлкәсендә концессия килешүләре: финанслау ысуллары, озак сроклы тарифларны формалаштыру һәм монополиягә каршы җайга салу» квалификация күтәрү программасы буенча укулар үткәрә.


26
май, 2021 ел
чәршәмбе

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча чираттагы штаб утырышында Татарстан муниципаль берәмлекләренең калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлеге турында башкарма комитетларның хисаплары тыңланды. Штаб утырышын вакытлыча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Л.П. Борисова уздырды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International