2021 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе Әлмәттә һәм Яр Чаллыда төзелә торган торак йортларны «Альметьевск-Водоканал» АҖ һәм «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ коммуналь челтәрләренә тоташтыру мәсьәләләре буенча фикер алышты.
2021 елның 26 маенда, норматив хокукый актларны актуальләштерү максатларында, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты элек кабул ителгән норматив хокукый актларын гамәлдән чыккан дип таныды.
Россия МКФХ ТКХ мәсьәләләре буенча эксперт советының җылылык белән тәэмин итү буенча эш төркеме утырышында җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның сату чыгымнарын формалаштыруда «эталон» алымы (аналоглар ысулы) һәм законнарга тиешле үзгәрешләр кертү турында норматив хокукый актларның проектлары төп тема булды.
2021 елның 19 маенда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 29 июлендәге «Су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешманың инвестиция һәм эшчәнлек программалары турында» 641 номерлы карарында каралган су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә эшчәнлек программалары үтәлешен тикшерү кысасында, Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Арча муниципаль районына «Водоканал - Сервис» ҖЧҖ, Кукмара муниципаль районының «ВодоТехноСервис» ҖЧҖ һәм «СТОК» ҖЧҖ бардылар.
2022 елгы тариф кампаниясе кысаларында Дәүләт комитеты яңа төзелгән биологик чистарту корылмаларына барып кайтты. Әлеге объект ресурслар белән тәэмин итүче оешма – Яңа Чишмә ТКХ КҖП муниципаль унитар предприятиесенә файдалану өчен тапшыру стадиясендә тора.
2021 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җайга салынулы оешмаларның 2020 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясе утырышы булып узды.
2021 елның 24 маенда Алтай краеның Бәяләрне һәм тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу идарәсендә 2021 елгы тариф кампаниясен үткәрүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу булып узды.
2021 елның 21 маенда Казанда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты уртача сроклы перспективага тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре буенча дискуссия мәйданчыгын ачты. Чара Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методика үзәгендә узды.
2021 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының дискуссия мәйданчыгы эше кысаларында Россия Федерациясе субъектларыннан җайга салучы органнар Татарстанның коммуналь өлкәсендә инвестиция программаларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән танышты.
2021 елның 21 маенда Казанда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты уртача сроклы перспективага тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре буенча дискуссия мәйданчыгын ачты. Чара Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методика үзәгендә уза.