Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының баланс комиссиясе җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге торышын карады

2021 елның 28 мае, җомга

2021 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җайга салынулы оешмаларның 2020 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясе утырышы булып узды.

Комиссия 2020 ел өчен каты коммуналь калдыклар белән эш итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык энергиясе өлкәләрендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге планын үтәү турында фикер алышты.

«Алабуга сөте» ҖЧҖ, В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ, «Торак хуҗалыгы һәм төзекләндерү күп тармаклы җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ,  «Заинский Водоканал» ҖЧҖ, «Теплосервис» ҖЧҖ, шәхси эшкуар Шакиров Ришат Фәрит улы финанс хисапларын тәкъдим итте.

Хисап документларына үткәрелгән анализ җайга салучы орган тарафыннан 2022 елга тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International