ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Казэнерго» АҖнең инвестиция программасын гамәлгә ашыру барышын тикшерде

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Дәүләт комитеты белгечләре, расланган инвестиция программасы нигезендә үткәрелә торган чаралар буенча эшләр барышы белән танышу максатында, «Казэнерго» АҖ объектларында булдылар.

2021 елда планлаштырылган чаралар барышында җылылык белән тәэмин итүче компания ТК25 башлап Академик Парин урамындагы 6 нчы торак йортка кадәр җылылык үткәрү торбаларын ППУ изоляцияләргә алмаштыра, Зорге урамы буенча 38 йорт адресы буенча урнашкан котельныйда автомат тибындагы ХВО Na-катионит җайланмаларын монтажлый, шулай ук әлеге котельный бинасын үзгәртеп кора.

Моннан тыш, Космонавтлар урамы һәм Октябрь шәһәрчеге буенча урнашкан торак йортларны Космонавтлар урамы буенча 12 йорт һәм Н.Ершов урамы буенча 80 йорт адресларында урнашкан котельныйларга күчерү өлешендә гамәлгә ашырыла торган эшләр дә каралды.

Дәүләт комитеты хезмәткәрләре эшләрнең план режимында башкарылуын билгеләп үттеләр, графиктан тайпылышлар теркәлмәде.  Планлаштырылган чаралар күрсәтелә торган хезмәтләрнең ышанычлылыгын һәм сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International