2022 елгы тариф кампаниясе кысаларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә коммуналь инфраструктура объектлары реестрын формалаштыру өчен мәгълүмат җыя.
Гамәлдәге законнар нигезендә җайга салынулы оешмаларга 2021 елның 1 августына кадәр Татарстан Республикасында Ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык оешмалары тарифларын фаразлауның һәм анализлауның бердәм мәгълүмати-аналитик системасы (ЕИАС РТ) ярдәмендә түбәндәге тутырылган шаблоннарны Дәүләт комитетына җибәрергә кирәк:
– ZAYAVKA .WATER (v1.2.1) (Иң беренче чиратта!)
–PASSPORT.VSNA (v 1.3);
–PASSPORT. VOTV (v1.3.1).