Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетының баланс комиссиясе җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге торышы турында фикер алышты

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

2021 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җайга салынулы оешмаларның 2020 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясе утырышы булып узды.

Комиссия 2020 ел өчен су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык энергиясе өлкәләрендә финанс-хуҗалык эшчәнлеге планын үтәү турында фикер алышты.

«Альметьевск-Водоканал» АҖ, «ТКХ (Инженерлык челтәрләре)» МУП, «Пласт басымы өчен технологик сыекча әзерләү идарәсе» ҖЧҖ, «Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ, «ТИС» ҖЧҖ, «Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ, «КЭР-Генерация» ҖЧҖ финанс хисапларын тәкъдим итте. 

Хисап документларына үткәрелгән анализ җайга салучы орган тарафыннан 2022 елга тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International