Каты коммуналь калдыклар буенча эшче штаб Татарстанның аерым муниципаль берәмлекләрендә калдыкларны чыгару вәзгыятенең яхшыруы турында билгеләде

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча чираттагы штаб утырышында Татарстан муниципаль берәмлекләренең калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлеге турында башкарма комитетларның хисаплары тыңланды. Штаб утырышын вакытлыча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Л.П. Борисова уздырды.

«Халык контроле» ДМС системасына чүп-чарны вакытында чыгармауга бәйле алынган мөрәҗәгать буенча тиешенчә чаралар күрелмәгәне өчен, Спас муниципаль районы штаб тарафыннан тәнкыйть утына тотылды. Район халкы Приволжский авыл җирлегенең Пионер һәм Клуб урамнарыннан чыгарылмый торган чүпкә зарланган.Штабка «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьләр статисткасын итеп тәкъдим иткән Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Р.И. Низамиев әлеге шикаятьләргә карата формаль мөнәсәбәтнең ярамавы турында ассызыклады һәм районнан төбәк операторы белән бергә чүп-чарны вакытында чыгаруны сорады.

Атна нәтиҗәләрен анализлап, Штаб Казанда һәм Татарстанның Әлмәт муниципаль районында калдыкларны чыгару вәзгыятенең яхшыруы турында билгеләп үтте. Республиканың Лаеш муниципаль районындагы вәзгыять тотрыклы дип аталды.

 2021 елның 19 маеннан 25 маена кадәрге чорда каты коммуналь калдыкларны чыгару мәсьәләсе буенча алынган иң күп сандагы мөрәҗәгатьләр:

Казан шәһәре буенча – 27 мөрәҗәгать;

Лаеш муниципаль районы буенча – 9 мөрәҗәгать;

Яр Чаллы шәһәре буенча – 6 мөрәҗәгать;

Әлмәт муниципаль районы буенча – 5 мөрәҗәгать;

Югары Ослан муниципаль районы буенча – 4 мөрәҗәгать.

Утырыш кысаларында шулай ук республиканың муниципаль берәмлекләрендә 

түләүләр җыю мәсьәләләре дә каралды.

Штаб муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларына каты

коммуналь калдыклар белән эш итү хезмәтләре күрсәтү буенча халык өчен

мәгълүматны актуальләштерү гозере белән мөрәҗәгать итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International