Игътибар! Җайга салынулы оешмаларга һәм җирле үзидарә органнарына

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

2021 елның 17-18 июнендә «Эшлекле һәм һөнәри белем бирү төбәкара үзәге» (АНО МЦДПО) «ТКХ өлкәсендә концессия килешүләре: финанслау ысуллары, озак сроклы тарифларны формалаштыру һәм монополиягә каршы җайга салу» квалификация күтәрү программасы буенча укулар үткәрә.

Төбәк хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары, тармак комитетлары һәм торак-коммуналь предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре белем алу өчен чакырыла.

Укыту кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

- конссеция килешүләрендә барлык катнашучыларның хокуклары һәм бурычлары;

- коммуналь инфраструктурага карата проектларны әзерләүнең тармак үзенчәлекләре һәм объектларны концессиягә тапшыру тәртибе;

 - төбәкләрдәге башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлек аспектлары;

- концессия килешүләрен төзегәндә тарифларны җайга салу үзенчәлекләре, конкурс документларын әзерләү тәртибе һәм коммуналь өлкәдә концессияләрне гамәлгә ашырганда монополиягә каршы орган вәкаләтләре.

Укытуны Россия МКФХ, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәгенең Икътисад тармаклары идарәсе, «Дәүләт-шәхси партнерлык буенча илкүләм үзәк» АКО вәкилләре, «Концессия килешүләре турында»гы Федераль законны эшләүчеләр, «Водоканал-Инвест-Консалтинг» компаниясе вәкилләре уздырачак.

Укыту ZOOM платформасы базасында читтән торып үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча квалификация күтәрү турында билгеләнгән үрнәктәге таныклык биреләчәк.  

Элемтәләр:

Крекова Алена

+7(906) 061-20-99

krekova@anomcdpo.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International