Юридик затларның, шәхси предприятиеләрнең җайга салынулы функцияләре туктатылу факты буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен бәяләү өчен Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тариф нәтиҗәләрен мониторинглау тәртибен раслады.
Күзәтү кысаларында җайга салу органы, ирешеләгән күрсәткечләрнең Дәүләт комитеты раслаган тариф карарларыннан тайпылу сәбәпләрен ачыклау максатында, җайга салу эшчәнлеге гамәлгә ашырылган соңгы хисап чорында тариф карарын үтәүгә анализ уздырачак.
Мониторингның максаты – хезмәтләр күрсәткәндә икътисадый нигезләнгән, фактта тотылган чыгымнарны бәяләү һәм алынмый кала торган, икътисадый нигезләнгән керемнәр күләмен, шулай ук тискәре тариф нәтиҗәләренә сәбәпче булган хәлләрне ачыклау.
Соңгы хисап чорында җайга салу эшчәнлегенә анализ уздыру экономия, акчаны кирәгеннән артык тоту, акчаларны статьялар буенча бүлү фактларын ачыкларга ярдәм итәчәк. Хисап чорында акчаны үзләштермәү фактлары ачыкланган очракта, Дәүләт комитеты законнар нигезендә йогынты ясау чараларын күрәчәк.