Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә лекция укыды

2021 елның 1 июне, сишәмбе

КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «ТКХ һәм төзекләндерү» дип аталган ике көнлек квалификация күтәрү программасы башланып китте. 

Әлеге программа кысаларында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина «Коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә тарифларны җайга салу» дигән темага лекция укыды. 

Укыту торак-коммуналь хуҗалык законнарын куллану теориясен һәм тәҗрибәсен өйрәнү, максатчан программалар һәм төзекләндерү программалары белән танышуга юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International