Балаларга экологик белем бирү әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш культурасын формалаштыра

2021 елның 1 июне, сишәмбе

«Гринта» каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы «Татарстан Республикасында Экологик сәясәт һәм мәдәният үзәге» гомумроссия иҗимагый оешмасы белән берлектә, Россия Табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш үстерү максатын раслаган. Моның өчен «Гринта» ҖЧҖ белгечләре балаларга уен формасында калдыклар белән эш итү кагыйдәләренә өйрәтәчәкләр. 


Татарстанда балаларны яклау көненә багышлап, «РФдә калдыклар белән климатик нейтраль эш итү» белем бирү экологик акциясе кысаларында чүп-чар белән эш итү темасына уку әсбабы чыгарылган.  


Махсус эш дәфтәрендә чүпне сортларга аеру, эшкәртү, шулай ук икенчел чималны куллану буенча методик һәм тест биремнәре бар.
Кайбер бүлекләрдә уеннар һәм уку буенча анимацион һәм видеороликларга сылтамалар табарга мөмкин.
Уку әсбабы 5-10 яшьлек балаларга исәпләнгән һәм Татарстан Республикасы балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә файдаланылачак.


Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында Казан калдыкларны сортларга аеру белән кызыксыну дәрәҗәсе буенча икенче урында тора. Татарстан башкаласы Санкт-Петербургтан калыша һәм төбәк буенча чүп-чарны аерым җыю белән кызыксынуны көчәйтергә планлаштыра.
Методик кулланмалар буенча дәресләр «Татарстан Республикасында Экологик сәясәт һәм мәдәният үзәге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International