Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елның 2 мартында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча атналык эш штабы булып узды.
2021 елгы тәҗрибәне дәвам итеп, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты республиканың муниципаль берәмлекләрендә гражданнарны урыннарга чыгып кабул итүне кабат яңартып җибәрде.
2022 елның 11 мартында «2022 елда җылылык һәм су белән тәэмин итү тарифлары: җайга салуда, төзәтүдә һәм чыгымнарны исәпкә алуда яңалыклар» дип аталган Бөтенроссия гамәли вебинарының онлайн-трансляциясе булачак.
Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте «Техник тикшерү үткәргән өчен түләүнең чик суммасын исәпләү методикасын раслау турында» боерык проектын әзерләде. Документ нигезендә, техник тикшерү өчен түләүнең бердәм чик суммасы бер елга билгеләнә, ул транспорт чарасының һәр категориясе өчен һәм һәр төбәк өчен аерым карала.
Россия экология операторы мәгълүматларына караганда, 2021 елда чүп чыгарган өчен түләүләр 85,7 алып 90,7% ка кадәр арткан. Җыелырга тиешле сумманың күләме 193 млрд. сумга тигез булган, шуның 175 млрд. сумы түләнгән.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елның 1 мартында Алексеевск муниципаль районында гражданнарны урынга чыгып кабул итә. Сорауларга һәм мөрәҗәгатьләргә җитәкче урынбасары Лилия Борисова җавап бирәчәк.
2022 елның 31 мартыннан 1 апреленә кадәр Мәскәүдә «Тарифларны җайга салу һәм Россиянең торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре белән идарә итү өлкәсендә дәүләт сәясәте» дип исемләнгән II Бөтенроссия гамәли семинары булачак.
2022 елның 1 мартыннан россиялеләргә телефоннарын һәм компьютерларын чүп савытларына ташлау тыела. Яңа закон нигезендә, аларны утильләштерүгә тапшырырга туры киләчәк. Калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар каралган. Гражданнар өчен алар 4 мең сумга кадәр, компанияләр өчен – 500 мең сумга кадәр дип исәпләнә. Бу турыда «Парламент газетасы» хәбәр итә, анда министрлыкка сылтама да бирелә.
Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы һәм кунаклары!
Сезне искиткеч бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!
2022 елның 9-11 март көннәрендә «Казан (Идел буе) федераль университеты» федераль дәүләт автоном югары белем бирү учреждениесе базасында «Коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнардан алынган түләү суммасы үсешенең чик индексларын озак сроклы җайга салу механизмнарын куллану» дигән темага Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе узачак.