Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан халкын Халыкара туган тел көне белән котлый. Истәлекле датаны 1999 елда ЮНЕСКО һәм БМО Генераль Ассамблеясе, лингвистик күптөрлелекне саклау проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан, гамәлгә куя.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Татэнергосбыт» АҖнең инвестиция программасы чараларын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту кысаларында, 2022 елның 17 февралендә Казан шәһәре буенча электр энергиясен интеллектуаль рәвештә исәпкә алу җайланмаларын карап чыкты, шулай ук күрсәтмәләрне реаль вакыт режимында идарә үзәгенә тапшыру процессын тикшерде.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты таләбе буенча, «Энергосистема» ҖЧҖ җылылык белән тәэмин итү оешмасының генераль директорыАдминистратив хокук бозулар турында РФ кодексының 14.6 статьясындагы 2 өлешендә каралган квалификациядән мәхрүм ителү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылды.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә 2022 елның 1 гыйнварыннан коммуналь хезмәтләргә тарифлар үсү турында барлыкка килгән мәгълүматларга анализ үткәрә.
Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе «ДОМКОР» махсуслаштырылган төзүче ҖЧҖ объектын – «Чаллы шәһәрендә тышкы инженерлык челтәрләре булган, торыр өчен билгеләнмәгән биналары терәп төзелгән 17А-28 күпкатлы торак йорт»ны «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү тәртибен раслады.
РФ Президенты калдыкларны күмүне киметү һәм аларны 2030 елга 100 процентка аеруны максат итеп куйды. Моңа ирешү өчен, Вице-премьер Виктория Абрамченко 25 февраль көнен товар һәм төрү материалы калдыклары өчен җитештерүчеләрнең һәм товар кертүчеләрнең киңәйтелгән җаваплылыгы механизмын яңадан башлап җибәрү турында тәкъдимнәр җиткерү көне итеп билгеләде.
Рөстәм Миңнеханов 2022 елда Татарстан Республикасында торак пунктларны сыйфатлы су белән тәэмин итү чараларын финанслауны ике тапкыр арттырырга кушты.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре «Россия чаңгы юлы - 2022» бөтенроссия спорт акциясендә катнашты. Массакүләм спорт чарасына сәнәгать өлкәсенә карамаган тарифларны һәм электр энергиясе тарифларын җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре кушылды.
Россия Хөкүмәте торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү һәм тарифларны җайга салуны камилләштерү турында карар кабул итте, дип хәбәр итә Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте.