2022 елның 11 мартында «2022 елда җылылык һәм су белән тәэмин итү тарифлары: җайга салуда, төзәтүдә һәм чыгымнарны исәпкә алуда яңалыклар» дип аталган Бөтенроссия гамәли вебинарының онлайн-трансляциясе булачак.
Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте белгечләре катнашындагы вебинар барышында эталонлы тарифларга күчү, концессионерларны тарифларны җайга салу, тариф буенча бәхәсләрнең гамәли хәл ителеше һәм башка мәсьәләләр каралачак. Алар тариф законнары үзгәрү белән бәйле.
Катнашучылар 8(495)7712240 номерлы күп каналлы телефон яки stepanova@kodeks.msk.ru электрон почтасы аша теркәлә ала. Теркәлү өчен катнашучының исем-фамилиясен һәм вазыйфасын, оешманың исемен, элемтә өчен телефон һәм электрон почта адресын хәбәр итәргә кирәк.