Коммуналь хезмәтләр өчен гражданнардан алына торган түләүләрнең чик индексларын, озак сроклы җайга салу механизмнарын куллану кысаларында, коммуналь хуҗалыкка инвестицияләрне стимуллаштыру мәсьәләләре буенча бөтенроссия семинар-киңәшмәсенең гамәли өлешендәге төп чараларның берсе – Казан шәһәренең «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе объектлары белән танышу.
2022 елның 9-11 март көннәрендә Казанда коммуналь хезмәтләргә гражданнар түләвенең чик индексларын озак сроклы җайга салу механизмнарын куллану кысаларында, коммуналь хуҗалыкка инвестицияләрне стимуллаштыру мәсьәләләре буенча бөтенроссия семинар-киңәшмәсе булып узды. Чара Казан (Идел буе) федераль университетында оештырылды.
Закон проекты белән 2022 елда торак мөнәсәбәтләрен җайга салу үзенчәлекләрен, аерым алганда, коммуналь хезмәтләр, капиталь ремонт өчен кертемнәр, юридик затлар яки шәхси эшкуарларның газ, электр, җылылык, су белән тәэмин итү, юынтык суларны чыгару хезмәте өчен вакытында яки тулысынча түләмәве, каты коммуналь калдыклар белән эш итү, гражданнарның исәпкә алу приборларын урнаштыру турындагы шартнамәләр нигезендә хезмәт күрсәтүләр өчен түләү буенча йөкләмәләрне вакытында яки тулысынча үтәмәгән өчен пеня исәпләү һәм түләү суммасын билгеләү күздә тотыла.
РФ Хөкүмәте система барлыкка китерүче оешмалар өчен дәүләт ярдәме программасын яңадан гамәлгә кертә, премьер-министр Михаил Мишустин программада катнашучыларны сайлап алу кагыйдәләре турындагы карарга кул куйды.
Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына санкция шартларында гражданнарга һәм эшкуарлыкка ярдәм итүнең кайбер социаль-икътисади чараларын үз эченә алган закон проектларын кертте.
6 март көнне Зеленодольск шәһәренең «МАЯК» спорт комплексы базасында, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, чаңгы ярышлары булып узды.
Кәефегез һәрвакыт чәчәк атсын, күңелегездә һәрвакыт яз булсын, ә йөрәкләрегез мәхәббәт һәм яктылык белән тулсын! Тормыш бары тик күңелле мизгелләр генә алып килсен һәм яныгызда бары тик яхшы күңелле, кайгыртучан кешеләр генә булсын!
2022 елның 3 мартына тормыш өчен кирәкле һәм мөһим булган дару препаратлары исемлегенә кертелгән дару препаратларын җитештерүчеләр билгеләгән факттагы бәяләр күпләп һәм ваклап сатканда өстәлә торган сумманың чик күләмнәрен үзгәртү буенча Россия Федерациясе субъектлары кабул иткән карарлар турындагы мәгълүмат Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәт сайтында урнаштырылган https://fas.gov.ru/documents/687916
2021 елның ноябрендә РФ Хөкүмәте торак-коммуналь хуҗалык челтәр оешмалары өчен критерийлар билгеләде. Бу эшне дәвам итү максатыннан, Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте боерык проекты эшләде. Документ проекты норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган һәм фикер алышу өчен ачык.
Тарифлар калдыкларның куркынычлык классларына бәйле рәвештә бүленәчәк, алар түбәндәге хезмәтләрне дә үз эченә алачак: