Җайга салына торган оешмалар игътибарына!

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

2022 елның 31 мартыннан 1 апреленә кадәр Мәскәүдә «Тарифларны җайга салу һәм Россиянең торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре белән идарә итү өлкәсендә дәүләт сәясәте» дип исемләнгән II Бөтенроссия гамәли семинары булачак.

Семинарда түбәндәге темалар каралачак: 2030 елга стратегия; гомуми милекне тотудагы коммуналь ресурсны исәпләү һәм исәп-хисап ясауның яңача тәртибе; каты коммуналь калдыклар белән эш итү реформасы кысаларында идарә оешмасы һәм ресурс белән тәэмин итү оешмасының җаваплылыгы; тармакның тариф сәясәте; челтәрләргә технологик тоташтыру; торак урын өчен түләү күләмен формалаштыру һ.б.

Тулырак мәгълүмат һәм семинарга теркәлү тәртибе турында әлеге чараның оештыру комитеты җитәкчесе Савельева Екатерина Сергеевна аша белергә була. Тел.: 8(916)448-31-58, e-mail: e.savelyeva@upr-gkh.ru8. Тел.: 8(800)200-11-81- Россия буенча шалтырату бушлай.

Чыганак: https://upravlenie-gkh.ru/meropriyatiya/meropriyatie-detalno.php?ID=19199

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International