Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елның 2 мартында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә төбәк операторлары эшчәнлеген карау буенча атналык эш штабы булып узды.
Штаб әгъзалары каты коммуналь калдыклар белән эш итү хезмәтен күрсәтүгә түләүләр җыю мәсьәләсе турында фикер алышты. «Татэнергосбыт» АҖ вәкиле сүзләренә караганда, февраль аенда түләүләрнең 92,75% җыеп алынган, бу 2022 елның гыйнвар ае белән чагыштырганда түбән дип исәпләнелә, гыйнвар аенда ул 95,18% булган. Питрәч муниципаль районы түләүләрне иң аз җыйган район дип исәпләнә (56,08% ). Бу Көек авылындагы төзелеш эшләре белән бәйләп аңлатыла.
Каты коммуналь калдыклары белән эш итү өлкәсендә «Халык контроле» ситемасы аша килгән мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмати системасыннан файдаланучыларның үзара хезмәттәшлеген координацияләү бүлеге җитәкчесе Р. И. Низамиев чыгыш ясады.
Ул билгеләп үткәнчә, быелның февраль аенда гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр саны 125 булган, гыйнвар ае белән чагыштырганда алар 65 арткан. Шулай ук ул Зәй, Зеленодольск, Әлмәт районнарында һәм Чаллы шәһәрендә каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча эшне көчәйтергә кирәклеген әйтте. Зәй районында чүпне шәһәр тирәлегеннән ешрак чыгару мөмкинлеген карарга кирәк. Чирмешән, Лаеш һәм Саба районнары гражданнарыннан килгән мөрәҗәгатьләрнең сизелерлек кимүендә уңай динамиканы да билгеләп үтте.
Штабта «Фракция жизнь» ҖЧҖ гамәлгә куючы Дмитрий Владимирович Купцов чыгыш ясады. Әлеге компания халыктан икенчел чималны аерып җыю белән шөгыльләнә (бу эштә 60 мең кеше катнаша). Дмитрий Купцов сүзләренә караганда, халык икенчел чималны аерып җыярга әзер һәм риза, Татарстан Республикасы буенча әлеге оешма филиалларының барлыкка килүен сораган мөрәҗәгатьләр саны шактый.
Киләсе штабта «Гринт» төбәк операторының инвестиция программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен җентекләп карау планлаштырыла.