2022 елның 1 мартыннан россиялеләргә телефоннарын һәм компьютерларын чүп савытларына ташлау тыела. Яңа закон нигезендә, аларны утильләштерүгә тапшырырга туры киләчәк. Калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар каралган. Гражданнар өчен алар 4 мең сумга кадәр, компанияләр өчен – 500 мең сумга кадәр дип исәпләнә. Бу турыда «Парламент газетасы» хәбәр итә, анда министрлыкка сылтама да бирелә.
Сүз чүп контейнерларына көнкүреш техникасын, система блокларын, платалар һәм каты дисклар ташлауны тыю турында бара. Аларны утильләштерүгә тапшырырга туры киләчәк. Яңа таләпләр компанияләргә генә түгел, гади гражданнарга да кагылачак, дип билгеләп үтәләр министрлыкта.
Калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар каралган. Иске телефоннарын ташлаган гражданнар март аеннан 1-2 мең сум күләмендә штрафка тартылырга мөмкин. Компанияләр өчен билгеләнгән сумма – 100-250 мең сум.
Ел дәвамында хокук бозу кабатланса, гражданнар өчен – 2-3 мең, юридик затлар өчен 250-400 штраф каралган. Калдыклар белән дөрес эш итмәү аркасында кешеләр яки әйләнә-тирә мохит зыян күрсә, гражданнар - 3-4 мең, оешмалар - 400-500 мең сум штраф түләячәк.
Чыганак: https://www.cnews.ru/news/top/2022-02-21_rossiyan_obyazhut_sdavat_v