Россия экология операторы мәгълүматларына караганда, 2021 елда чүп чыгарган өчен түләүләр 85,7 алып 90,7% ка кадәр арткан. Җыелырга тиешле сумманың күләме 193 млрд. сумга тигез булган, шуның 175 млрд. сумы түләнгән.
Россиянең Үзәк округында яшәүчеләр чүп чыгару өчен иң күп түләүчеләр булып санала – алар планлаштырылган сумманың 93,3% ын каплаган (2020 елдагыга караганда, 0,9 процент пунктына артык), Идел буе һәм Урал федераль округларында җыелган сумма 92,8 % һәм 92,7% ка җиткән (4,3 һәм 3,7 процент пунктына үскән).
Әлеге хезмәт өчен бер генә төбәк опреаторында да йөз процент түләү күзәтелмәгән, әмма аларның кайберләре бу күрсәткечкә якынайган. Белгородның «Экология куркынычсызлыгы үзәге» планның 99,8% үтәгән, узган ел белән чагыштырганда, бу 6 процент пунктына артыграк. Түләүләр җыю буенча Татарстанның «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе икенче урында тора, ул планның 99,6% (+5,8 п.п.) үтәгән, өченче урында —«Югра-Экология» (Ханты-Мансийск автономияле округы), ул планның 99,3% (+9,7 п. п.) үтәгән дип санала.