Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте «Техник тикшерү үткәргән өчен түләүнең чик суммасын исәпләү методикасын раслау турында» боерык проектын әзерләде. Документ нигезендә, техник тикшерү өчен түләүнең бердәм чик суммасы бер елга билгеләнә, ул транспорт чарасының һәр категориясе өчен һәм һәр төбәк өчен аерым карала.
«Әгәр төбәк буенча оператор күрсәтмәләре 50 проценттан да кимрәк булса, түләүнең чик суммасы РФ Икътисадый үсеш министрлыгының инфляция буенча фаразына элек билгеләнгән күрсәткечне индексацияләү юлы белән исәпләнәчәк», - дип аңлаттылар РФ Монополиягә каршы федераль хезмәтендә.
Яңартылган методика 2022 елның 1 сентябреннән кулланыла башлар дип планлаштырыла.
https://regulation.gov.ru/projects#npa=125213