Казанда коммуналь хезмәтләр өчен түләү үсешенең чик индексларын озак сроклы җайга салу мәсьәләләренә багышланган Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе узачак

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

2022 елның 9-11 март көннәрендә «Казан (Идел буе) федераль университеты» федераль дәүләт автоном югары белем бирү учреждениесе базасында «Коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнардан алынган түләү суммасы үсешенең чик индексларын озак сроклы җайга салу механизмнарын куллану» дигән темага Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе узачак.

Конференция эшендә Россия Федерациясе субъектларының тарифларны җайга салу вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Дискуссия мәйданчыгы экспертлары сыйфатында Мәскәү өлкәсе, Төмән, Татарстан Республикасындагы ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларының белгечләре чыгыш ясаячак.

Конференциядә РФ субъектларында чик индексларны билгеләү буенча озак сроклы механизмнарны гамәлгә ашыруның гамәли тәҗрибәсе, чик индексларны билгеләү буенча озак сроклы механизмнарны гамәлгә ашыру максатларында инвестиция программаларын гамәлгә кертү каралачак.

Конференция кысаларында гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр үсешенең чик индексларын озак сроклы җайга салу механизмнарына, коммуналь инфраструктураны яңартуга Илкүләм байлык фонды акчаларын җәлеп итү шартлары буенча хезмәт күрсәтүгә багышланган пленар сессия эшләячәк. Шулай ук коммуналь тармакны җайга салу өлкәсендә закон чыгару инициативалары да карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International