2021 елгы тәҗрибәне дәвам итеп, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты республиканың муниципаль берәмлекләрендә гражданнарны урыннарга чыгып кабул итүне кабат яңартып җибәрде.
2022 елның 1 мартында Алексеевск районында гражданнар урында кабул ителде. Халыкның сорау һәм мөрәҗәгатьләренә җитәкче урынбасары Лилия Борисова җавап бирде.
Кабул итү барышында торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар артуның сәбәпләре турында сораулар бирелде, нинди очракларда аларныж кимүе ачыкланды. Торак-коммуналь хезмәтләр бәясендәге аерымлыкларга карата аңлатма бирелде. Шулай ук Алексеевск районында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча хезмәт күрсәтү бәясе мисалында җирле үзидарә органнарының тарифларны формалаштыруга булган йогынтысы да әйтеп үтелде.
Исегезгә төшерәбез, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына мөрәҗәгатьне Интернет-кабул бүлеге аша, шулай ук 8 (843) 236-36-36 «кайнар линия» телефоны аша калдырырга мөмкин.
Республикада яшәүчеләр еш бирелә торган сораулар һәм аларга актуаль җаваплар белән Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтындагы «Гражданнар мөрәҗәгате һәм аларны кабул итү» бүлегендә таныша ала.