Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Мәскәү-Казан югары тизлекле тимер юл магистрале эшли башлаган беренче ике елда пассажирлар агымы 10 миллион кешегә җитәргә мөмкин. Бу хакта “Экспо 1520” техникасы һәм технологияләренең V халыкара тимер юл салонында “Югары тизлекле тимер юл магистрале төзүнең максатчан бурычлары һәм социаль-икътисади бәяләмәсе” дигән панель дискуссиясе барышында “РТЮ” ААҖнең тизлекле һәм югары тизлекле хәрәкәт итүне оештыру үзәге башлыгы Геннадий Петрушенко хәбәр итте.
2015 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасы Югары суды Дәүләт комитеты тарафыннан чыгарылган, балаларның туклану ризыкларын сатканда бәя билгеләү буенча билгеләнгән тәртипне бозган өчен “Аптека Поволжье” ҖЧҖнең “Бережная аптека” даруханәсе җитәкчесе-вазифаи затын административ җаваплылыкка тарту турындагы карарның законлы һәм хокуклы булуын раслады.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 29 декабрендәге 1178 номерлы карары белән расланган Электр энергетикасында җайга салынулы бәяләр (тарифлар) өлкәсендә бәя билгеләү нигезләренең (алга таба – Бәя билгеләү нигезләре) 87 пункты, шулай ук Россия Федераль тарифлар хезмәтенең 2012 елның 11 сентябрендәге 209-э/1 боерыгы белән расланган Электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү күләмен билгеләү буенча методик күрсәтмәләрнең (алга таба – Методик күрсәтмәләр) 7 пункты нигезендә җайга салу чорыннан алдагы елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча түбәндәгеләр расланган булырга тиеш:
Тиешле мәгълүматны компания башлыгы Олег Белозеров Көнчыгыш икътисади форумның пленар сессиясендә чыгыш ясаганда җиткерде. Өч ай дәвамында йөк ташулар буенча яңа тарифлар эшләү бурычы куелган.
Дәүләт комитеты балалар өчен туклану ризыкларын сату белән шөгыльләнүче “Цитрин-Ф” ҖЧҖ карата кузгатылган административ хокук бозу эшен карап тикшерде. “Цитрин-Ф” ҖЧҖ сатып алу бәясенә күмәртәләп сату бәясен өстәгәндә билгеләнгән бәя билгеләү тәртибен бозучы дип танылды һәм, РФ КоАП 14.6 ст. нигезендә, 75 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
2016 ел өчен су белән тәэмин итү, су бүлү һәм җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташтырган өчен тарифлар билгеләү буенча тариф эшләрен Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты адресына 2015 елның 1 октябренә кадәр тапшырырга кирәк.
Монополиягә каршы федераль хезмәт (МКФХ) тариф сәясәтенә карашны тамырдан үзгәртәчәк һәм барыннан да элек тариф билгеләү системасында “инфляция плюс” принцибыннан “инфляция минус” принцибы ягына авышырга кирәк, диде МКФХ башлыгы Игорь Артемьев журналистларга.