Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Тандем” ҖЧҖ объекты – “Казан ш. Идел буе районындагы Горки-3, 16А микрорайонындагы 16А-10 торак йорт”ны Казан шәһәренең “СУ КАНАЛЫ” МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
2. “Тандем” ҖЧҖ объекты – “Казан ш. Идел буе районындагы Горки-3, 16А микрорайонындагы 16А-10 торак йорт”ны Казан шәһәренең “СУ КАНАЛЫ” МУП үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
3. “БЕТАР” җитештерү-коммерциячел фирма ҖЧҖ төзелеш объекты – “Чистай шәһәренең Энгельс урамы буенча 129 йорт адресында урнашкан пластмассалардан эшләнмәләр җитештерү буенча яңа кишәрлек”не “Чистай-Су каналы” АҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен түләү билгеләү хакында.
4. “Тәтеш җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар билгеләү хакында.
Каралган барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң ММЧда басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.