Монополиягә каршы федераль хезмәт тариф сәясәтенә карашны тамырдан үзгәртәчәк, – Артемьев Ведомство башлыгы фикеренчә, тариф сәясәтендә “инфляция+” принцибыннан китәргә кирәк

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Монополиягә каршы федераль хезмәт (МКФХ) тариф сәясәтенә карашны тамырдан үзгәртәчәк һәм барыннан да элек тариф билгеләү системасында “инфляция плюс” принцибыннан “инфляция минус” принцибы ягына авышырга кирәк, диде МКФХ башлыгы Игорь Артемьев журналистларга.

РФ хакимиятләре элегрәк Федераль тарифлар хезмәтен МКФХ белән берләштерү турында карар кабул итте. Тариф хезмәтен бетерү чаралары 2016 елның 1 мартына кадәр төгәлләнергә тиеш.

“Тариф сәясәте кысаларында барысы да элек булганнарга караганда җитдирәк үткәрелергә тиеш... Тарифларга карата безнең алымнар тамырдан үзгәрде, “инфляция плюс” принцибыннан китәргә кирәк... Тарифлар “инфляция плюс” принцибыннан чыгып түгел, ә “инфляция минус” принцибына нигезләнеп формалашырга тиеш. Һәм бу, асылда, әлеге компанияләрнең барлык җитештерү циклы Россия хөкүмәтенең һәм вәкаләт бирелгән органнарның күзәтчелегендә булырга тиеш”, – диде Артемьев, дип хәбәр итә РИА Новости.

Шул ук вакытта МКФХ башлыгы хезмәтнең 2016 елда монополияләрнең тарифларын арттырудан баш тарту тәкъдиме белән чыгу турында ММЧдагы хәбәрләрне инкарь итте. МКФХ нульле тарифлар кертү турында сүз алып бармый, дип ассызыклады Артемьев. Монополияләргә үзләренең инвестиция программаларында һәм тарифларны формалаштырганда “чыгымнар плюс” принципларыннан китәргә, сарыф итүләрне киметергә һәм профильсез активлардан котылырга кирәк, дип  саный МКФХ башлыгы.

“Чыгымнар, сарыф итүләр күзлегеннән караганда футбол командаларын, теләсә нинди акылга сыймаслык әйберләрнең дәрәҗәсен арткан күләмдәге бәядән төрле стадионнар төзелешенә киткән чыгымнарны яки купшы йортлар, сарайлар һәм башка шундый нәрсәләрне искә алу да җитә”, – дип санап китте ул. Мисал өчен, Россия тимер юлларының шәхси телеканалы бар, югыйсә аны тәэмин итүдә әллә ни зарурлык юк, дип саный Артемьев.

“Компанияләр Россия икътисадының флагманнары булып калырга тиеш, аларның гамәлләре катгый прагматик тәнкыйтькә дучар ителергә тиеш түгел”, – дип ассызыклады МКФХ башлыгы.

Хөкүмәт һәм ҮБның инфляцияне киметү сәясәтенә буенча МКФХ тарифларны җайга салучы барлык компанияләрнең дә чыгымнарын җитди һәм эзлекле рәвештә бәяләп торачак, диде Артемьев.

 

http://www.bigpowernews.ru/news/document65873.phtml

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International