Россия тимер юллары йөк ташу буенча тарифлар моделен яңадан карарга планлаштыра

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Тиешле мәгълүматны компания башлыгы Олег Белозеров Көнчыгыш икътисади форумның пленар сессиясендә чыгыш ясаганда җиткерде. Өч ай дәвамында йөк ташулар буенча яңа тарифлар эшләү бурычы куелган.

РТЮ йөк ташу буенча, шул исәптән Ерак Көнчыгышка карата  тарифлар моделен яңадан карарга планлаштыра, дип хәбәр итте җомга көнне компания башлыгы Олег Белозеров. Ул хәбәр иткәнчә, өч ай дәвамында йөк ташулар буенча яңа тарифлар эшләү бурычы куелган.

“Хезмәттәшләрем белән бергә үз алдыбызга приоритет бурычлар куйдык: барыннан да элек безнең тарифлар ... без ел ярым дәвамында планлаштырабыз. Беренче өч ай эчендә җитди яңа концепт эшләргә һәм яңа тарифлар булдырырга кирәк. Бу гомуми алымнарга да кагылачак. Ерак Көнчыгыштан йөк ташуларга килгәндә, минем уйлавымча, без бу эшне тизләтербез”, – диде Белозеров, Көнчыгыш икътисади форумының пленар сессиясендә чыгыш ясаганда.

http://ria.ru/economy/20150904/1228519834.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International