Мәскәү-Казан югары тизлекле тимер юл магистрале эшли башлаган беренче ике елда пассажирлар агымы 10 миллион кешегә җитәргә мөмкин. Бу хакта “Экспо 1520” техникасы һәм технологияләренең V халыкара тимер юл салонында “Югары тизлекле тимер юл магистрале төзүнең максатчан бурычлары һәм социаль-икътисади бәяләмәсе” дигән панель дискуссиясе барышында “РТЮ” ААҖнең тизлекле һәм югары тизлекле хәрәкәт итүне оештыру үзәге башлыгы Геннадий Петрушенко хәбәр итте.
“Беренче ике елда без югары тизлекле тимер юл магистралендә (Мәскәү-Казан) 10 миллион пассажир булыр дип көтәбез, ә аннан соңгы 10 елда ул ике мәртәбә диярлек артачак”, – дип Петрушенко сүзләреннән цитата китерә “Мәскәү” яңалыклар агентлыгы.
770 чакрымга сузылган Мәскәү-Казан магистрален РТЮ Россиянең 7 төбәге территориясендә салырга планлаштыра, аларда 25 миллионнан артык кеше яши. 15 тукталыш булыр дип көтелә, шул исәптән Владимирда, Түбән Новгородта, Чебоксарда. Мәскәүдән Казанга кадәр үткән вакыт 3,5 сәгатькә кадәр кыскарачак. Мәскәү-Казан магистраленең бәясе 1 трлн исәпләнә. Мәскәү-Владимир өлешен генә РТЮ дәүләт ярдәмендә салачак, ә калганнары концессияләр хисабына финансланачак. 2014 елның октябрендә билгеле булганча, Кытай төзелешкә 10 миллиард доллар инвестицияләргә әзер.
http://www.business-gazeta.ru/article/140229/