Дәүләт комитеты балалар өчен туклану ризыкларын сату белән шөгыльләнүче “Цитрин-Ф” ҖЧҖ карата кузгатылган административ хокук бозу эшен карап тикшерде. “Цитрин-Ф” ҖЧҖ сатып алу бәясенә күмәртәләп сату бәясен өстәгәндә билгеләнгән бәя билгеләү тәртибен бозучы дип танылды һәм, РФ КоАП 14.6 ст. нигезендә, 75 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Дәүләт комитеты балалар өчен туклану ризыклары сатучы оешмаларның игътибарына аларның мондый продукцияне 29.07.2011 №8-13/соц карарында билгеләнгән күмәртәләп һәм берәмтекләп сату буенча өстәмә бәянең чик күләмнәрен һәм аларны куллануга карата таләпләрне исәпкә алып сатарга тиеш булулары хакында җиткерә.
Билгеләнгән чик дәрәҗәдән артып киткән өстәмә бәяләрне куллану билгеләнгән бәя билгеләү тәртибен бозу дип санала, аның өчен РФ КоАП 14.6 ст. 1 өлеше нигезендә административ җаваплылык каралган. Әлеге статья санкциясе вазифаи затларга илле мең сум күләмендә административ штраф салуны яки өч елга кадәр квалификациясеннән мәхрүм итүне; юридик затларга дәүләт тарафыннан җайга салына торган өстәмә бәяләрне хокуксыз арттыру нәтиҗәсендә балалар өчен туклану ризыкларын сатудан алган артык табышларының икеләтә күләмендә штраф салуны күздә тота.