2016 ел өчен су белән тәэмин итү, су бүлү һәм җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташтырган өчен тарифлар билгеләү буенча тариф эшләрен Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты адресына 2015 елның 1 октябренә кадәр тапшырырга кирәк.
Дәлилләүче материаллар сыйфатында 2014-2015 еллар өчен башкарылган эшләр турындагы актларны тапшыру зарури.
Тоташтырган өчен тарифлар (түләүләр) билгеләү һәм хисаплау мәсьәләләре буенча технологик тоташтырган өчен түләүләрне җайга салу һәм контрольдә тоту бүлегенә, (843) 221-82-46, 221-82-47 телефоннары буенча мөрәҗәгать итегез.
Тарифлар (түләүләр) хисаплау өчен кирәкле материаллар исемлеге Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылган:
(http://kt.tatarstan.ru/rus/tehnologicheskoe-prisoedinenie-k-sistemam.htm ).
Мәгълүмати хат: (http://kt.tatarstan.ru/rus/informatsionnie-pisma.htm ).