Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 29 декабрендәге 1178 номерлы карары белән расланган Электр энергетикасында җайга салынулы бәяләр (тарифлар) өлкәсендә бәя билгеләү нигезләренең (алга таба – Бәя билгеләү нигезләре) 87 пункты, шулай ук Россия Федераль тарифлар хезмәтенең 2012 елның 11 сентябрендәге 209-э/1 боерыгы белән расланган Электр челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү күләмен билгеләү буенча методик күрсәтмәләрнең (алга таба – Методик күрсәтмәләр) 7 пункты нигезендә җайга салу чорыннан алдагы елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча түбәндәгеләр расланган булырга тиеш:
- Методик күрсәтмәләрнең IV кисәге буенча стандартлаштырылган тариф ставкалары;
- Методик күрсәтмәләргә карата 2 нче кушымта буенча җайга салу чорына максималь куәт берәмлеге өчен Методик күрсәтмәләрнең 8 һәм 9 пунктлары нигезендә исәпләнгән ставкалар;
- технологик тоташтыру өчен түләү формуласы.
Бәя билгеләү нигезләренең 87 пункты нигезендә күрсәтелгән ставкаларны билгеләү территориаль челтәр оешмалары тарафыннан тапшырыла торган технологик тоташтыру өчен планлаштырылган чыгымнар турында фаразланган белешмәләр нигезендә башкарыла.
Шуңа бәйле рәвештә максималь куәт берәмлеге өчен түләү ставкалары һәм стандартлаштырылган тариф ставкалары Татарстан Республикасының күпчелек территориаль челтәр оешмалары өчен элек билгеләнми һәм технологик тоташтыру өчен киткән чыгымнарга анализ ясалмый иде. Сезгә 1 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты адресына 2016 ел өчен күрсәтелгән ставкаларны билгеләү буенча гариза һәм дәлилләүче материалларны тапшырырга тәкъдим итәбез.