Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
2015 елның 26-27 август көннәрендә Дәүләт комитеты хезмәткәрләре “СКХ тармагын финанслау: калдык өлештән җитәрлек булганчыга кадәр. Су хуҗалыгын үстерү буенча хакимиятләрнең һәм тармакларның бурычлары” темасына веб-трансляцияләү режимында узган VIII Россия су каналлары конференциясендә катнашты.
Вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Р.Н. Миңнехановның 2015 елның 20 июнендәге ПР-190 номерлы йөкләмәләр беркетмәсе нигезендә операторы “Татарстан Республикасының дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы” ТР ДУП булган www.223etp.zakazrf.ru электрон сәүдә мәйданы белән беррәттән www.etpzakupki.tatar электрон сәүдә мәйданы эшли, операторы – “Татарстан Республикасының сатып алуларны үстерү үзәге” ТР ДУП функцияли.
Аларда күрсәтелгәнчә, асылда, 2015 елның 29 июнендәге “Россия Федерациясе Торак кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 176-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә кайбер граждан категорияләре өчен торак бина, коммуналь хезмәтләр өчен, капиталь ремонт кертемнәрен түләүдә ташламалар исемлеген билгели торган, элегрәк гамәлдә булган хокукый нормаларның тәгъбирнамәләре тәгаенләнә. Күрсәтелгән тәгъбирнамәләр РФ Торак кодексының 154 статьясының яңа редакциясендәге таләпләргә туры китерелгән, шул ук вакытта аларның эчтәлеге һәм ташламалар бирү принциплары үзгәрмәгән. Димәк, әлеге өлештә региональ законнарга тәгаенлек кертү таләп ителми.
Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте үзенең сайтында гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле булган дару препаратлары өчен Россия Федерациясе субъектларында (2015 елның 2 кварталы өчен) билгеләнгән бәяләргә күмәртәләп сату буенча өстәмә бәяләрнең чик күләмнәрен һәм берәмтекләп сату буенча өстәмә бәяләрнең чик күләмнәрен бастырып чыгарды.