Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Промочистка” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.
2. “Промочистка” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.
3. “Таткоммунэнерго” РҖБ АҖ тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар килештерү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.