Исәпкә алу җайланмасының эшкә яраклылык сәләтен кайтару буенча капиталь характердагы эшләр күпфатирлы йортта гомуми милекне капиталь ремонтлау кертемнәре хисабыннан финанслана

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Коммуналь хезмәтләрне башкаручы, күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми милегенә хезмәт күрсәтү турындагы нигезләмәне үз эченә алучы күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсен төзү нигезендә, күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми милке составына керә торган инженерлык коммуникацияләренең, исәпкә алу җайланмаларының һәм башка җиһазларның күпфатирлы йортта яшәүче гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча зарури ресурсларны җиткерү өчен даими әзерлеген тәэмин итәргә бурычлы. Милекне карап тоту, шул исәптән, кулланыла торган ресурсларны исәпкә алу буенча коллектив (гомумйорт) җайланмаларыннан тиешенчә файдалануны да үз эченә ала.

Күпфатирлы йорт белән идарәче оешма, торак милекчеләре ширкәте яисә торак кооперативы яки башка төрле махсуслаштырылган кооператив идарә иткәндә, милекчеләрнең әлеге җайланмалардан тиешенчә файдалануны тәэмин итү вазифасы, торак бинаны карап тоту өчен түләү хисабына, күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоткан өчен җаваплы булган затка күчә. Коммуналь хезмәтләрне башкаручы, исәпкә алу җайланмасын карап тоту һәм файдалануга тапшыру өчен җаваплы зат буларак, ике ай эчендә “Энергияне саклау турында һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү хакында”гы 23.11.2009 ел, № 261-ФЗ Федераль законны бозу очракларын  бетерергә һәм күпфатирлы йортларда яшәүче гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен зарури ресурсларны җиткерү буенча исәпкә алу җайланмаларының әзерлеген тәэмин итәргә тиеш.

Россиянең Төзелеш министрлыгы, 18.09.2015 ел, № 30162-ОЛ/04

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International