Татарстан башкаласында җылылык челтәрләрендә саркып яту урыннарын ачыклау эшләре алып барыла. Моның өчен 19 гыйнвар көнне Казан ТЭЦ-2 килә торган магистраль җылыйөрткечендәге суга яшел төстәге буягыч (Уранин-А) салыначак. Авиатөзелеш, Мәскәү һәм Яңа Савин районнарындагы йортларда краннан килә торган су яшел төскә буялырга мөмкин.
Уранин-А буягычы җылы белән тәэмин итү системасында куллану өчен һәм саркып яту индикаторын буяучы буларак Роспотребнадзор тарафыннан рөхсәт ителә, дип хәбәр итә “Генерацияләү компаниясе” ААҖ филиалы матбугат хезмәте.
Казан җылылык челтәрләре “яшел су” күргән очракта, шул исәптән кайнар су килә торган кранда, Казан шәһәрендә яшәүчеләргә бу хакта Казан җылылык челтәрләренең диспетчерлык хезмәтенә 291-87-95 (күп каналлы) телефоны аша хәбәр итәргә куша.
http://www.kzn.ru/news/52116-v-kazani-provodyatsya-raboty-po-vyyavleniyu-utechek-na-teplosetyah