Декабрь азагында ОНЛС һәм “Семь нозологий” программалары буенча, гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле дару препаратларының яңартылган* исемлекләре һәм медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле булган дару препаратларының минималь ассортимнты расланды.
Аталган исемлекләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 26 декабрендәге 2724-р номерлы карары белән беркетелгән. Җәмәгать файдалана алырлык итеп әлеге мәгълүмат 5 гыйнварда пәйда булды.
Гомер өчен кирәкле дарулар исемлегенә өстәмә рәвештә тагын 43 дару препараты кертелгән. Аның алтысы Россиядә җитештерелә. Шул ук вакытта төшереп калдырылган бердәнбер препарат та Россиянеке. Исемлектә барлыгы исә халыкара патент алган даруларның саны 604тән 646 кадәр арттырылган.
Аерым категория гражданнарын тәэмин итү өчен (ОНЛС) дару препаратлары исемлегенә 15 позиция өстәлгән. Минималь ассортиментка – ике. Исемлекләр тиешле рәвештә түбәндәгечә арткан: 320дән 335кә кадәр һәм 68 алып 70кә кадәр. “Семь нозологий” программасы өчен исемлек бер даруга арткан. Андагы дару препаратларының саны 24 тәшкил итә.
Исемлекләрне киңәйтү өчен җаваплы ведомство – РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы. “Исемлекләрне формалаштыру буенча комиссия эше кысаларында кертү өчен 160 кандидат каралды. Бары тик 43се генә хупланды. Аларны кертү буенча килештерү процедурасы декабрь азагына кадәр дәвам итте. ОНЛС программасы өчен исемлекнең киңәйтелүе хакында аеруча искәртеп узасы килә”, – диде “ФВ” РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Дару тәэминаты һәм медицина эшләнмәләре әйләнешен җайга салу департаменты директоры Елена Максимкина.
Расланган исемлекләр 2016 елның 1 мартыннан кулланыла башлаячак. Шушы вакытка кадәр кертелгән дару препаратларын җитештерүчеләргә аларның җибәрү бәяләрен теркәргә кирәк булачак.
*Яңартылган исемлекләрне “Распоряжением” сүзеннән соң гиперсылтама буенча карарга була. Гомер өчен кирәкле дарулар исемлеге – 3 бит, ОНЛС – 125 бит, “Семь нозологий” – 195 бит, минималь исемлек – 199 бит.