Казан-Аэропорт-Казан маршруты буенча шәһәр яны поездларының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрде. Яңа поездлар 2016 елның 10 гыйнварыннан 29 апреленә кадәр һәм 3 октябреннән 31 декабренә кадәр рельсларга чыга.
Барлыгы исә Казан-Аэропорт-Казан маршрутында күрсәтелгән даталарда 8 поезд йөреп торачак: “Казан-Аэропорт” юнәлешендә 6702 нче поезд (07:20 сәгатьтә кузгалып китә – 07:48 сәгатьтә килә), 6708 нче поезд (14:45 сәгатьтә кузгалып китә – 18:33 сәгатьтә килә) һәм 6716 нчы поезд (00:01 сәгатьтә кузгалып китә – 00:29 сәгатьтә килә).
“Аэропорт-Казан” юнәлешендә: 6701 нче поезд (06:30 сәгатьтә кузгалып китә – 06:58 сәгатьтә килә), 6703 нче поезд (08:50 сәгатьтә кузгалып китә – 09:19 сәгатьтә килә), 6709 нчы поезд (17:15 сәгатьтә кузгалып китә – 17:43 сәгатьтә килә) һәм 6711 нче поезд (18:53 сәгатьтә кузгалып китә – 19:21 сәгатьтә килә), дип хәбәр итә “Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажирлык компаниясенең матбугат хезмәте.