Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты ел саен 1 февральдән дә соңга калмыйча җайга салынулы эшчәнлек төрләрен башкаручы оешмаларга энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата билгеләнгән таләпләрнең фактта үтәлүе турында хисаплар җибәрергә кирәклеге турында исегезгә төшерә.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан җайга салынулы эшчәнлек төрләрен башкаручы оешмаларга энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларга карата билгеләнгән таләпләрнең фактта үтәлүе турында хисап рәвешләре 26.01.2015, № 16, № 17, № 18, 27.01.2015, № 22 боерыклары нигезендә расланды.
Боерыклар Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылган: “Документлар” > “Җайга салынулы оешмаларга” > “Энергияне саклау һәм энергиянәтиҗәлелек” > “Энергияне саклау программаларына карата таләпләр”
http://kt.tatarstan.ru/rus/trebovaniya-k-programmam-energosberezheniya.htm