Казанда яңа автовокзал булачак

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Казанда янәшәсендә 1 гектар мәйданлы автотукталыш урыны булган модульле “Көнчыгыш” автовокзалының төзелеше тәмамланып килә. Аны якын арада рәсми рәвештә ачарга планлаштыралар.

Яңа автовокзал Аграр белән Җиһанов урамнары кисешендә, “Казан” агропромпаркы янәшәсендә урнашкан.

Анда көнчыгыш юнәлешендәге Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә, Теләче, Байлар Сабасы һ.б. торак пунктларга маршрут автобуслары оештырылачак. Маршрутларда уңайлы, иминлек таләпләренә җавап бирә торган автобуслар йөриячәк. Тәүлегенә 300 автобус файдаланылыр дип көтелә. Бинада көтү залы, кассалар, ана һәм бала бүлмәсе, кафетерий, йөртүчеләр өчен ял бүлмәсе каралган.

Яңа заманча автовокзал уңайлы һәм иминлек шартлары булуы белән генә түгел, ә бәя сәясәте белән дә кызыксындырырлык. Аерым алганда, популяр булган Казан-Чаллы маршруты буенча беренче вакытларда билет бәясе 250 сум тәшкил итәчәк.

Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте материаллары нигезендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International