Социологлар тормыш сыйфаты буенча илнең иң яхшы 10 шәһәре исемлеген төзегән. Казан бу рейтингта өченче урынны алып тора, аннан алда – Төмән һәм Мәскәү. Галимнәр фикеренчә, узган ел белән чагыштырганда, вәзгыять баштанаяк үзгәргән: лидер-шәһәрләр, аутсайдер-шәһәрләр буларак, элеккегечә иң яхшы статусын яклап килә, дип хәбәр итә “Российская газета”.
РФ Хөкүмәте карамагындагы финанс университетының социология департаменты, Росстат күрсәткечләрен һәм гражданнарның әйләнә-тирәлек турындагы бәяләү фикерләрен исәпкә алып, Россиянең 38 эре һәм урта шәһәрләрендәге халыкның тормыш итү сыйфатын бәяләгән. Казаннан соң рейтингта Краснодар тора, ә яңа исемлекнең бишенче юлында Санкт-Петербург урынына Грозный шәһәре үрмәләгән. Рейтингның аутсайдеры булып Томск шәһәре тора.
Үлчәмнәр алып һәм сораштырулардагы күпчелек күрсәткечләрне кушып, социологлар тормыш итү сыйфатын гражданнар тарафыннан бәяләгәндә беренче планда коммуналь хезмәтләрнең эше канәгатьләндерерлек булуы тора дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Икенче урында – заманча торак һәм яхшы юллар, һәм өченче урында – инфраструктураның җайлы булуы.
Моннан тыш, тормыш итү сыйфатын ачыклаганда соңгы индекска социологлар шулай ук халыкның матди иминлекне, нәтиҗәле медицинаны һәм шәхси уңышларны тәэмин итүче яхшы белем алу мөмкинлеген бәяләвен дә керткән. Шул ук вакытта галимнәр халыкның эчке миграциясен һәм шәһәрдә яшәүчеләрнең башка калага күчеп китү теләге булу-булмавын да исәпкә алган. Шушы критерийларның барысы буенча да Татарстан башкаласы лидерлыкка чыккан.
Шулай итеп, тикшеренүләр нәтиҗәсендә Казан Россиянең иң төзек шәһәрләре исемлегенә кергән. Аннан соң шушы ук исемлектә Татарстанның тагын бер шәһәре шәйләнә – Чаллы. Шулай ук Казанда яшәүчеләр юл трассаларыннан да иң канәгать халык икән.
http://www.kzn.ru/news/52052-kazan-voshla-v-trojku-samyh-luchshih-gorodov-strany-po-kachestvu-zhizni