ЯҢАЛЫКЛАР


1
май, 2020 ел
җомга

Россиядә Бөек Җиңү көне уңаеннан «Үлемсез полк Онлайн» акциясе уза.  Татарстан Республикасында «Instagram» челтәрендә 13000 артык кеше һәм «ВКонтакте» челтәрендә 5500 артык кеше катнашкан.

Тэги: Үлемсез полк онлайн

      Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән 1 нче Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән иң җылы котлау сүзләрен кабул итегез!

Тэги: 1 нче Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме

30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

      Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре адресына юлланган барлык котлау сүзләренә кушыла, аларга нык сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек тели

Тэги: Бөек Ватан сугышы ветераннары Бөек Җиңү көне

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре чираттагы мәртәбә, мохтаҗ гаиләләргә һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү өчен, азык-төлек җыелмалары сатып алуга акча җыйды


29
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт  комитеты рәисе Александр Груничев  җитәкчелегендә видеоконференция  режимында каты коммуналь калдыклар  белән эш итү системасына бәйле  мәсьәләләрне карау буенча эшче  штаб утырышы узды

Тэги: каты коммуналь калдыклар төбәк операторы

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының (алга таба – Дәүләт комитеты) 2020 елның 22 гыйнварындагы 9 номерлы боерыгы белән расланган электр энергетикасы, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген карап тикшерү буенча баланс комиссиясе эшен яңадан башлап җибәрүгә алдан әзерлек кысаларында Дәүләт комитеты түбәндәге мәгълүмат тапшыру зарурлыгы турында хәбәр итә

Тэги: баланс комиссиясе

28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

ТАССР Министрлар Советы 1964 елның 23 октябрендә «Егәрлеге 1000 кВт түбәнрәк булган коммуналь электростанцияләреннән һәм электр энергиясен башка ведомстволардан (энергия системасыннан тыш) ала торган электр челтәрләреннән кулланучыларга җибәрелә торган электр энергиясенә тарифлар раслау турында» 558 номерлы карар кабул итә

Тэги: ТАССР100ел электр энергиясе карары

27
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында азык-төлек товарларына һәм дару препаратларына бәяләрне җайга салу мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

Тэги: бәяләрне җайга салу бәяләрне артмавы

24
апрель, 2020 ел
җомга

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына (алга таба – Дәүләт комитеты) гражданнардан көн саен кайнар линиягә мөрәҗәгатьләр килә. Шул исәптән: Дәүләт комитеты ТКХ хезмәтләренә нинди тарифлар билгели, дигән сорау буенча да

Тэги: коммуналь хезмәтләр Торак урынны

23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

    СССР Министрлар Советының 1960 елның 4 маендагы 470 номерлы һәм РСФСР Министрлар Советының 1960 елның 23 маендагы «Бәяләр масштабы үзгәртелү һәм әйләнештәге акчаларны яңаларына алмаштыру сәбәпле товарларга бәяләрне, хезмәтләр күрсәтүгә тарифны яңадан исәпләү турында»гы карарларын үтәү максатында ТАССР Министрлар Советы 1960 елның 30 ноябрендә 669 номерлы карар кабул итә

Тэги: 100 ел ТАССР карары бәя

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International