ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына (алга таба – Дәүләт комитеты) гражданнардан көн саен кайнар линиягә мөрәҗәгатьләр килә. Шул исәптән: Дәүләт комитеты ТКХ хезмәтләренә нинди тарифлар билгели, дигән сорау буенча да.
Кешеләрнең күбесе Дәүләт комитеты торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен счет-фактурага (алга таба – счет-фактура) кертелгән барлык тарифларның да бәясен җайга сала дип уйлый.
Счет-фактура шартлы рәвештә коммуналь хезмәтләргә һәм торак бинаны карап тоту хезмәтләренә бүленгән. Коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түбәндәгеләр керә: салкын, кайнар су белән тәэмин итү, ташландык суны агызу, җылылык, газ һәм электр энергиясе белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү.
Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен электр энергиясенә һәм газга бердәм тарифлар билгеләнгән.
Билгеләп үтәргә кирәк, коммуналь хезмәтләр күрсәтү: кайнар, салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык, газ һәм электр энергиясе белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өчен Дәүләт комитеты тарафыннан тарифлар ресурс белән тәэмин итүче һәр оешмага индивидуаль билгеләнә.
Коммуналь хезмәтләргә тарифлар күләме җитештерү һәм инвестиция программалары нигезендә формалаштырыла, хезмәтләр күрсәтүгә бәйле кирәкле чыгымнарга бәйле һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмаларга чыгымнарны каплау өчен җитәрлек дәрәҗәдә билгеләнә.
Халык күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен йортка коммуналь хезмәтләр күрсәтә торган оешма өчен билгеләнгән тарифлар буенча түли.
Технологик процессларның төренә һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү күләменә карап, әлеге хезмәтләрне күрсәтү бәясе һәр тәэмин итүчегә карап төрле була һәм түбәндәгеләргә бәйле:
су белән тәэмин итү буенча – җир астында яки өслектә су алу җайланмасы булу-булмавына, чистарту дәрәҗәсенә һәм төренә, челтәрләрнең озынлыгына, төп фондларның искергәнлек дәрәҗәсенә, гамәлгә ашыру күләмнәренә;
ташландык су агызу буенча – чистарту корылмаларын эшләтүгә бәйле басымнарга, чистарту төренә, челтәрләрнең озынлыгына;
җылылык белән тәэмин итү буенча – казаннарның характеристикасына, йөкләнешенә, җылылык челтәрләренең озынлыгына, газ сатып алу күләменә, төп фондларның искергәнлек дәрәҗәсенә.
Коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә тарифлар турында мәгълүмат «Ачык Татарстан» бердәм мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Торак урынны карап тоту буенча хезмәтләр күрсәтүгә тарифлар билгеләү Россия Федерациясе Торак кодексының 156 статьясы нигезендә гамәлгә ашырыла, торак урыннан файдаланган өчен түләү, социаль найм килешүләре һәм дәүләт яки муниципаль торак фондының торак урыннарына бәйле найм килешүләре буенча мондый урыннарны яшәү өчен алып торучыларга торак урынны карап тоту һәм ремонтлау өчен түләү һәм күпфатирлы йорт белән идарә итү ысулын сайлау турында карар кабул итмәгән торак урын милекчеләре өчен торак урынны карап тоту һәм ремонтлау өчен түләү күләме җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнә.
Торак урынны карап тоту буенча тарифлар турында мәгълүмат белән Сез үз районнарыгызның, шәһәрләрегезнең Башкарма комитетлары сайтларында таныша аласыз.
Игътибар итегез:
Тариф – ул бер хезмәт күрсәтү берәмлегенең бәясе (1м3 су, 1 Гкал җылылык, 1 кВт/сәг)
Счет-фактурадагы түләү – ул хезмәт күрсәтү берәмлеге өчен билгеләнгән тарифның файдаланылган хезмәт күләменә тапкырчыгышы дигән сүз.