Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән 1 нче Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән иң җылы котлау сүзләрен кабул итегез!
Бу бәйрәмнең исеме күп тапкыр үзгәртелсә дә, ул безнең өчен һәрвакыт Яз һәм Хезмәт бәйрәме булды һәм шулай булып калачак та. Әлеге Май бәйрәме, элеккечә, хезмәт ияләренең бердәмлеген, фидакарьлеген гәүдәләндерә, тынычлыкка һәм тотрыклылыкка өнди.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм язгы кәеф телибез. Киләчәккә ышаныч һәм өмет хисе тугры юлдашыгыз булсын!
Татарстан Республикасы
Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе А.С.Груничев