Баланс комиссиясе эшен яңадан башлап җибәрүгә бәйле рәвештә Дәүләт комитетына мәгълүмат тапшыру зарурлыгы хакында

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының (алга таба – Дәүләт комитеты) 2020 елның 22 гыйнварындагы 9 номерлы боерыгы белән расланган электр энергетикасы, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген карап тикшерү буенча баланс комиссиясе эшен яңадан башлап җибәрүгә алдан әзерлек кысаларында Дәүләт комитеты түбәндәге мәгълүмат тапшыру зарурлыгы турында хәбәр итә:

  • су белән тәэмин итү һәм (яки) ташландык суларны агызуның объектларны идентификацияләү, челтәрләрнең диаметрлары һәм озынлыгы күрсәтелгән принципиаль схемасы, су белән тәэмин итү һәм (яки) ташландык суларны агызу өлкәләрендә эшчәнлек башкаручы оешмалар өчен схема тасвирламасы;
  • җылылык белән тәэмин итүнең объектларны идентификацияләү, челтәрләрнең диаметрлары һәм озынлыгы күрсәтелгән принципиаль схемасы, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмалар өчен схема тасвирламасы;
  • коммуналь инфраструктураның төп объектлары буенча фото һәм видеоматериаллар (электрон рәвештә).

 

Мәгълүмат тапшыру вакыты: 2020 елның 29 мае.

27.04.2020 № ЛХ-27/1728/2020 мәгълүмат хаты.

Белешмә. http://kt.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2318427.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International