Татарстан АССР Министрлар Советының 1960 елның 30 ноябрендәге 669 номерлы карары

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

СССР Министрлар Советының 1960 елның 4 маендагы 470 номерлы һәм РСФСР Министрлар Советының 1960 елның 23 маендагы «Бәяләр масштабы үзгәртелү һәм әйләнештәге акчаларны яңаларына алмаштыру сәбәпле товарларга бәяләрне, хезмәтләр күрсәтүгә тарифны яңадан исәпләү турында»гы карарларын үтәү максатында ТАССР Министрлар Советы 1960 елның 30 ноябрендә 669 номерлы карар кабул итә.

   Татарстан АССР финанс министрының бәяләр масштабын үзгәртүгә Татарстан АССР министрлыклары, ведомстволары, оешмалары һәм учреждениеләрен әзерләү турындагы докладын карап, Министрлар Советы ТАССР Социаль тәэминат министрлыгы, ТАССР Сәүдә министрлыгы, кайбер ведомстволар һәм хезмәт ияләре депутатларының район һәм шәһәр советлары башкарма комитетлары СССР Министрлар Советының 470 номерлы карарын һәм РСФСР Министрлар Советының 731 номерлы карарын үтәү буенча шактый эш башкарган, дип билгели. Әмма шул ук вакытта ТАССРның кайбер министрлыклары һәм ведомстволары, хезмәт ияләре депутатлары башкарма комитетлары,  иҗтимагый һәм башка оешмалар җитәкчеләре бәяләр масштабын үзгәртүгә бәйле эшнең мөһимлеген бәяләп бетерми һәм бу эштә җитешсезлекләргә юл куела.

   Шуңа бәйле рәвештә ТАССР Министрлар Советы КАРАР ЧЫГАРА:

   ТАССР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренә, хезмәт ияләре депутатларының район һәм шәһәр советлары башкарма комитетлары рәисләренә түбәндәгеләрне йөкләргә:

- ведомство карамагындагы предприятиеләргә һәм учреждениеләргә барлык прейскурантларга бәяләр һәм тарифлар белешмәлекләрен, шул исәптән фатир түләве ставкаларын һәм таксаларын кичекмәстән җиткерү буенча үзләренә йөкләнгән эшне тәэмин итү буенча чаралар күрергә;

- килешү бәяләре, тариф ставкалары, фатир түләве ставкалары, коммуналь һәм халык өчен башка төр хезмәтләр күрсәтү өчен тарифлар буенча гамәлгә ашырылган яңа исәпләмәләрнең дөрес булу-булмавына тоташ тикшерүләр оештырырга һәм 1960 елның 20 нче декабренә кадәр бетерергә.

  РСФСР Министрлар Советының 1960 елның 24 сентябрендәге 1426 номерлы карарында бәян ителгәннәрне җиткерергә:

 Автономияле республикаларның Министрлар Советларына, край башкарма комитетларына, өлкәләрдәге башкарма комитетларга һәм Мәскәү шәһәре Башкарма комитетына тегү һәм ремонт-көнкүреш хезмәтләре күрсәтүгә РСФСР Дәүләт планында чыгарылган прейскурантларга һәм бәяләр белешмәлекләренә әлеге хезмәтләргә бәяләр кимүгә бәйле үзгәрешләр кертү рөхсәт ителә.

Документ белән тулырак итеп Сез әлеге сылтама буенча таныша аласыз:

http://kt.tatarstan.ru/rus/istoriya-tarifnoy-politiki-v-respubliki-tatarstan.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International