Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында азык-төлек товарларына һәм дару препаратларына бәяләрне җайга салу мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә республика районнары, шәһәрләр, министрлыклар һәм ведомстволар башлыклары, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев катнашты.
Короновирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә барлыкка килгән эпидемиологик шартларда, Президент билгеләп үткәнчә, Татарстан республика халкын төп азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү өчен үз-үзен тәэмин итә алырлык төбәк.
Бәяләрне мониторинглау һәм контрольдә тоту өчен Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә эшче төркем төзелгән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов шәхси саклану чараларын булдыру, аларны җитештерү һәм сатып алуга бәйле агымдагы вәзгыять турында сөйләде.
Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Айрат Шәфыйгуллин сәүдә челтәрләрендә социаль әһәмиятле азык-төлек продуктларына бәяләрне даими контрольдә тоту һәм бәяләрне нигезсез, спекулятив нигездә арттыру очракларында күрелә торган йогынты чаралары турында сөйләде.
Росздравнадзорның ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова даруханәләрдә яшәеш өчен кирәкле һәм мөһим булган барлык дару препаратларының булуы һәм аларга бәяләрнең артмавы турында ассызыклады.
Президент хокук саклау органнарына кирәкле продукциягә бәяне махсус арттыручы намуссыз сатучылар белән эш алып барырга тәкъдим итте.